«Күптән түгел бер кибеттән ризыкны көйдерми торган калын аслы казан сатып алдым. Әмма аның инде сыйфаты китте. Капкачында, казанның эчендә күгәрек таплары хасил булды. Мин кибет адресына дәгъва белдерә аламмы? Зилия. Җәлил».
Әлеге сорауга җавап эзләп, без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттек. Алар хат юллаган укучыбыз белән элемтәгә чыкканнар, сатып алу вакытлары белән кызыксынганнар. – Казан – күп ризыклар әзерләү өчен алыштыргысыз савыт-саба. Аның ярдәмендә пылау, рагу, шурпа һәм башка төрле кулинария шедеврлары тудырырга мөмкин. Ләкин хәтта иң сыйфатлы казанны да, аның белән дөрес эш итмәгән очракта, бозарга мөмкин. Әлеге кулланучының казаны белән ни булганын без ул сөйләгәннәрдән белдек. Әйтүенә караганда, казанны сатып алганда, консультант-сатучылар аны агрессив юу чараларыннан сак булырга, бары тик агач кашык кына кулланырга яраганлыгы хакында кисәткәннәр. Товарны сатып алганнан соң тугыз ай үткәч, кибет җитәкчелегенә әлеге гражданинның беренче мөрәҗәгате керә – ул товар өчен түләнгән акчаларны кайтару турында гариза яза. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Россия Федерациясе Законының 18 статьясы нигезендә сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр кулланучыдан сыйфатсыз товарны кире кабул итәргә һәм, кирәк булган очракта, товарның сыйфатына тикшерү үткәрергә тиеш. Ә кулланучы товар сыйфатын тикшерүдә катнашырга хокуклы. Документларга караганда, кибет җитәкчелеге товарның сыйфатын тикшерткән, ләкин нәтиҗә кулланучы файдасына булмаган. Ә ул, үз чиратында, аның белән килешмәгән. Зилия ханым акчаларын кайтарып алуда бездән ярдәм сорады. Кызганычка каршы, бер генә дәүләт органы да административ тәртиптә хуҗалык итүче субъектны гражданнарга нинди дә булса акча түләргә мәҗбүр итәргә хокуклы түгел. Шуңа күрә, сатучы я эш башкаручы кулланучы таләпләрен үз теләге белән канәгатьләндерүдән баш тарта икән, бәхәс суд процессы кысаларында хәл ителергә тиеш, – дип җавап бирде кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Евгения Чернова. Белгечләр кулланучыга законнар нормаларын аңлатканнар, товар җитешсезлекләренең сәбәпләре турында бәхәсләр булган очракта сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр товарны үз хисабына тикшерергә тиешлеге турында кибет җитәкчелегенә хат җибәргәннәр. Кулланучының акчаларын кайтару таләбе белән бәйле рәвештә, товар экспертизасы ун көн эчендә үткәрелергә тиеш. Ә товарга экспертиза үткәргәндә, кулланучы катнашырга хокуклы. – Товарга экспертиза бәйсез бәяләү үзәгендә үткәрелде, бу турыда кулланучыга хәбәр ителде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кулланучы, казан белән эш иткәндә, савытсабаны куллану кагыйдәләрен үтәмәгән, шуның аркасында күп санлы имгәнүләр, дефектлар барлыкка килгән, – дип төгәллек кертте кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы. Әгәр товарга экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә аның җитешсезлекләре сатучыга (җитештерүчегә) бәйле булмаган шартлар нәтиҗәсендә килеп чыкканы ачыкланса, кулланучы сатучыга (җитештерүчегә) экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрү белән бәйле товарны саклау һәм транспортировкалау чыгымнарын кайтарырга тиеш. Бу очракта кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә ниятләгән булган, һәм бу – аның хокукы. Хөрмәтле газета укучылар! Мондый һәм шуңа охшаш ситуацияләргә юлыккан очракта, нишләргә икәнлегенә аңлатманы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең сайтында һәм ВК социаль челтәрләрендә дә табарга мөмкин.

Нет комментариев