Матбугат үзәге кунаклар кабул итте
Җәмгыять

Матбугат үзәге кунаклар кабул итте

Бүген матбугат үзәгенә Сарман гимназиясенең хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылары кунакка килделәр.

Алар район газетасының тарихы, иҗат коллективы белән таныштылар, “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарының ни рәвешле дөнья күрүләре хакында белделәр. Капиталь төзекләндерү үткән бинаның һәр кабинетында булып, укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр, үзләренең дә шигырьләр, хикәяләр язарга теләкләре булуын әйттеләр.


Нет комментариев