Җәмгыять

Республикага кабат җәйге эсселек килә

Чәршәмбе көнне, 19 августта, Татарстанда җәйге һава торышы кабат үз көченә керәчәк — республикада һава температурасы +30 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәгенә хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, төнлә кайбер районнарда яңгыр явып, яшен булуы мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +10…+15 градус тәшкил итәчәк, ә иртән аерым урыннарда томан төшүе ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми, термометр баганалары +25…+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчүче җил исәчәк, аның тизлеге секундына 5–10 метр, урыны белән 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 


Нет комментариев