САРМАН
  • Рус Тат
  • Слайдер

    • 20 май 2019 - 14:04
      Сарманлылар Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр
      Сарманлылар Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр.
    • 22 апрель 2019 - 10:16
      19 апрель көнне “Җиңү өчен 100 балл” Бөтенроссия акциясе кысаларында Иске Кәшер урта мәктәбендә шул исемдәге акция үткәрелде.
      Мәктәп директоры Римма Әхмәтбаева кунакларны сәламләгәннән соң, “Имтиханнарга ничек әзерләнергә?” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Сүз шушы мәктәпнең узган еллар чыгарылыш укучыларына бирелде. Иске Кәшер мәктәбен тәмамлаган, рус теленнән 100 балл җыйган Рузилә Госманова, 92 балл җыйган Булат Гарифуллин, 87 балл җыйган Эльза Гыйләҗиева, 85 балл җыйган Айнур Корбыев имтиханнарга ничек әзерләнүләре турында сөйләделәр, очрашуда катнашучы 9-11 сыйныф укучыларына киңәшләрен бирделәр. Соңыннан укучылар, төркемнәргә бүленеп, “Максатка ирешү юлы” дигән темага проектлар эшләделәр, аны якладылар, ә укытучылар өчен “Хәзерге көн мәктәбендә укытучы лидер буларак” дигән темага мастер-класс уздырылды. “Курку төрләре һәм аларны җиңү” дигән темага үткәрелгән психологик тренинг укучылар өчен аеруча кызыклы булды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл җирлеге депутаты, укытучы Фәрит Салихов катнаштылар. Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.
    • 22 февраль 2019 - 11:23
      Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев район Советы утырышында катнашты
      Сарман муниципаль район Советының XX утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәхразыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галеев, Татарстан Республикасының Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Татарстан Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, “Агрокөч төркеме” җәмгыяте вәкилләре катнаштылар. Утырышның көн тәртибенә карауга бер – Сарман муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турындагы мәсьәлә кертелгән иде. Аның буенча доклад белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыкты. Фикер алышуларда “Җәлилнефть” идарәсе начальнигы Малик Каюмов, Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова, Сарман аграр көллияте студенты Азат Тимербаев катнаштылар.
    • 23 гыйнвар 2019 - 14:34
      Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең пленумы үтте
      Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов узган елда башкарылган эшләрне анализлады, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Икенче көн тәртибе буенча советның ревизион комиссиясе члены Гөлүсә Ганиуллина чыгышы тыңланды. Ветераннар хәрәкәте катнашында үткән милли-мәдәни, спорт чаралары хакында Нурсинә Хәйруллина сөйләде. Сарман, Кәүҗияк, Җәлил бистәсе ветераннар советлары рәисләре Софья Әхмәдуллина, Фәүзимә Шакирова, Әнисә Минһаҗева үз җирлекләрендә ветераннар белән башкарылган эшләргә тукталдылар, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйттеләр.
    • 11 декабрь 2018 - 09:04
      Районда авыл халкының эш активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды
      Аның эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Министрлар Кабинеты вәкилләре, ундүрт муниципаль районның башлыклары, авыл хуҗалыгы, кооперация өлкәсе хезмәткәрләре, фермерлар катнашты.
    • 22 ноябрь 2018 - 10:50
      Сарманлылар Нурания Җамали белән очраштылар
      Район үзәгенең “Сарман” кинотеатрында сарманлылар телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали, язучы, шагыйрә, продюсер Равилә Шәйдуллина, актриса һәм продюсер Миләүшә Сәләхетдинова белән очраштылар. Республикабызның сәнгать һәм әдәбият әһелләре үзләренең иҗатлары, киләчәккә планнары белән таныштырдылар, тамашачыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр. Сарманлылар шунда ук Равилә Шәйдуллина әсәре буенча Нурания Җамали куйган “Үксезләр” фильмын карадылар.
    • 12 ноябрь 2018 - 16:10
      Районда техникаларны кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын техника ремонтына әзерләү буенча үзара тикшерүләр үтте.
      Алар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында конкурс оештыру турындагы 259/2-пр санлы боерыгы нигезендә башкарылды. Районда «Агрокөч төркеме» җәмгыятенең механикалаштыру бүлеге начальнигы Фәрит Хәкимов рәислегендәге комиссия эшләде. Конкурсның бәяләү нигезләмәсе буенча комиссия бөртек комбайннарының, азык әзерләү техникаларының, чәчү комплексларының, туфрак эшкәртү техникасының, тагылма коралларның саклауга куелышын, машина-трактор паркларының торышын, технологик документларны һәм ремонт барышын аерым-аерым бәяләде. Хезмәтне саклау һәм хезмәткә түләү шартлары да исәпкә алынды. 70 мөмкинлектән 70 балл җыеп, «Нөркәй» агрофирмасы беренче урынны алды. 69ар балл җыйган «Җәлил» һәм «Сарман» агрофирмалары – икенче, «Туган як» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәе 68 балл белән өченче булдылар. Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.
    • 17 октябрь 2018 - 11:08
      Район мәдәният йортында республикакүләм "Йортыбыз - Татарстан" этномәдәният фестиваленең зона туры үтте
      Анда 7 районнан үзешчәннәр катнашты. Вокал, хореография, нәфис сүз өлкәсендә алар үз көчләрен сынадылар. Катнашучыларга дипломнар бирелде. Зона турыннан үтүчеләр Гала— концертта чыгыш ясаячаклар.
    • 27 сентябрь 2018 - 15:15
      Район укучылары һөнәр сайлауга бер адым ясадылар
      Район мәктәпләренең 7-9 сыйныф укучылары мәшгульлек үзәге тарафыннан үткәрелгән “Һөнәргә бер адым” проекты кысаларында район оешмаларында – электр челтәре предприятиесе, “Сарман ите” комбинатында, минераль су заводында, аграр көллиятнең уку, укыту-производство үзәкләрендә булдылар һәм аларның эшчәнлеге, төрле һөнәрләр белән таныштылар. Соңыннан “Сарман” кинотеатрында проектка йомгак ясалды, рәсем конкурсында катнашучы балалар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Аларны район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлнара Хәйбрахманова, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге җитәкчесе Ләлә Насыйбуллина тәбрикләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
    • 17 сентябрь 2018 - 11:29
      Районның чик сакчылары хөрмәтенә ясалган стелла ачу тантанасы
      100 еллык тарихы булган районның чик сакчылары хөрмәтенә ясалган стелла ачу тантанасына 300 гә якын чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир - егетләр чакырылган иде. Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов, Татарстан Республикасы куркынычсызлык хезмәтенең Зәй бүлеге җитәкчесе Раил Гарифуллин, Әлмәт шәһәренең чик буе сакчылары берләшмәсе җитәкчесе Сергей Евлеев котлау сүзләрен җиткерделәр, егетләргә рәхмәт хатлары, медальләр тапшырдылар.
    • 15 август 2018 - 11:00
      Районда Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр
      Физкультурачылар көне уңаеннан район үзәгендә, Җәлил бистәсендә төрле чаралар үтте. Бистәдә велосипедчылар йөрешеннэн башланган көн күңелле мизгелләргә бай булды. Сарманда да велосипедта йөрергә яратучылар парады узды. "Батырлар ярышы" ("Гонка героев") аеруча кызыклы булды. Анда 8 команда катнашты. Нәтиҗәдә район Башкарма комитеты командасы җиңүче булды. Сарманлылар башка спорт ярышларында да теләп катнаштылар. Чараларда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты, спорт сөюче райондашларны сәламләп, район данын төрле дәрәҗә ярышларда яклап, югары күрсәткечләргә ирешкән спортчыларны буләкләде. Җәлил бистәсендә үткән чараларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев катнашты.
    • 30 июль 2018 - 14:27
      Сарман делегациясе Дзержинск шәһәрендә Сабантуйда катнашты
      Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев җитәкчелегендә район делегациясе Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәре Сабантуенда Татарстан Республикасы данын яклады. Әлфис Фәйзрахман улы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бәйрәм сәламнәрен җиткерде, Сабантуй белән котлады. Районның сәнгать осталары күңелле ял концерты бүләк иттеләр. Спортчыларыбыз ярышларда катнашып, осталыкларын күрсәттеләр, ирекле көрәш, кул көрәше, гер күтәрү буенча призлы урыннар яуладылар. Көрәшчеләр Ризванов Радик үз үлчәү категориясендә - икенче, Мөхәммәтшин Илгиз, Миннехуҗин Алмаз өченче урыннарны алдылар. Зиннатуллин Рамил кул көрәшендә беренче булды. Гер күтәрү буенча Нәркиз Мөхәммәтов быел да абсолют батыр калды.
    • 23 июль 2018 - 11:20
      Район өлкәннәре Болгар җыенында катнаштылар
      Болгарда дин әһелләренең чираттагы форумы үткәрелде. Анда районның актив өлкәннәреннән торган делегация дә катнашты. Форумда катнашучыларны Татарсан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстан Республикасының дини лидерлары тәбрикләделәр. Соңыннан форум кунаклары музей-заповедникның тарихи урыннарын карадылар, Ак мәчеттә өйлә намазын укыдылар.
    • 19 июнь 2018 - 11:15
      РАЙОНДА САБАНТУЙЛАР ГӨРЛӘП УЗДЫ
      Сабантуйларның баш батыры исемлегенә яңа исем өстәлде, бүләкләр дә мулдан булды.
    • 6 июнь 2018 - 13:39
      Сарманда Пушкин көне үткәрелде
      6 июньдә бөек рус язучысы, шагыйрь һәм драматург Александр Сергеевич Пушкинның тууына 219 ел булды. Шул уңайдан ил һәм республика күләмендә Пушкин көннәре үткәрелде.
    Реклама