Татарстанга яшенле яңгырлар һәм 25 градуслык җылылык килә
Сишәмбе, 18 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә азрак һәм уртача яңгыр, урыннары белән көчле яңгыр, көндез кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшүе, урыннарда яшенле яңгыр явуы мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәгенә сылтама белән «Татар-информ» МА.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан, секундына 5–10 метр тизлектә, яшен вакытында тизлеге секундына 15–17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак.
Сарман районында да охшаш һава торышы көтелә: алмашынучан болытлы булачак, вакыты-вакыты белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез һава температурасы +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев