Мәктәпләрнең үз китабы булды
Әлеге китапны район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге бастырып чыгарды һәм ул «Сарман районы мәгарифе: үткәне, бүгенгесе»-«Прошлое и настоящее образования Сармановского района» дип атала. Ул районыбызның 95 еллыгына багышланган. Андагы язмалар ике – рус һәм татар телләрендә бирелгән.
Бу китап – укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен генә түгел, ә район халкына да зур бүләктер. Чөнки укытучы элек-электән иң хөрмәтле һөнәр ияләренең берсе булган. Җәмгыятьнең алга китеше дә аның хезмәте, ул биргән акыл һәм белемгә бәйле. Ә инде үткәнне белү буыннар арасындагы бәйләнешне тагы да ныгытырга, алга таба ышанычлы адымнар белән атларга ярдәм итә.

Китапны тәкъдир итү кичәсе Сарман үзәкләштерелгән китапханәсендә үткәрелде.
Берничә айдан соң уңыш аласың килсә – иген чәч, ун елдан соң җимеш аласың килсә – агач утырт, ә инде гомерең буе хәер-хөрмәттә яшисең килсә – балалар укыт, балалар тәрбиялә, дигән бер акыл иясе, – диделәр укытучының җәмгыятьтәге ролен билгеләп, алып баручылар Алсу Нариманова белән Рәзинә Гарифуллина да.
Кичәдә катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова сәламләде.
– Мәгариф тарихы аша туган якның үткәнен белү, истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итә. Архив документлары, педагог-ветераннарның хатирәләренә таянып эшләнгән бу басмада 52 мәктәп һәм 37 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе турында мәгълүмат тупланды. Ул дүрт бүлектән тора: Сарман мәгарифе, гамәлдәге мәктәпләр һәм балалар бакчалары, төрле сәбәпләр аркасында ябылган мәгариф учреждениеләре тарихы. Аларда белем һәм тәрбия учакларының барлыкка килүе, төзелүе, үсеше һәм эшләү этаплары җентекләп яктыртыла. Ә бу райондагы белем бирү системасында нинди үзгәрешләр булганлыгын күзаллауга, педагогик хезмәтнең әһәмиятен ассызыкларга мөмкинлек бирә, – диде ул һәм, китапны бастыруда ярдәм иткәннәре өчен, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, 1978-1988 елларда район Советы Башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Рафик Нуртдинов исеменә рәхмәт сүзләрен җиткерде, китапны әзерләүгә өлеш кертүчеләргә һәм кичәне әзерләүчеләргә Рәхмәт хатлары, Сарман үзәкләштерелгән китапханәсенә 36 китапка сертификат тапшырды. Кадрлар бүлеге белгече булып хезмәт куйган Фәридә Хәсәнова, район мәктәпләре директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре мәгълүматлар һәм тарихи материалларны туплауга зур өлеш керткәннәр. Тарихчы Назыйм Мәхмүтовка да китапны әзерләүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Кичәдә шулай ук колхоз рәисләренең мәктәпләрне төзүдә һәм торгызуда күрсәткән зур хезмәтләре билгеләп үтелде һәм мәктәпләр тарихына аларның да исемнәрен кертеп калдыру турында тәкъдимнәр әйтелде.
Назыйм Мәхмүтов, Бөек Ватан сугышы музее директоры Дания Кәшипова китапны эшләү үзенчәлекләренә һәм аның әһәмиятенә тукталдылар. Сарман үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Лилия Афзалетдинова да әлеге басманың кыйммәтен билгеләп үтте. Ә инде танышырга теләүчеләр бу китапны мәгариф бүлегеннән, авыл һәм мәктәп китапханәләреннән алып укый алалар.
Кичәдә гомеренең шактый өлешен укытучылыкка багышлаган Клара Булатова да искә алынды. Рәзинә Гарифуллина аның «Юк, кайтмасын ул чор» дигән шигырен укыды. Катнашучылар игътибарына Мәдинә Маликованың «Оҗмах балалары» әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев