Җәмгыять

Татарстан укытучыларын яңа акчалата бүләкләр көтә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына укучыларны уңышлы әзерләгән педагогик хезмәткәрләрне матди яктан бүләкләү турында карар кабул итте.

Тиешле карар республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Документ нигезендә, укучылары олимпиада финалында җиңүче яки призер булган укытучыларга Татарстан Республикасы бюджетыннан акчалата бүләк биреләчәк.


Нет комментариев