Җәмгыять

Татарстанда һава температурасы +30 градуска кадәр җылыначак

Татарстан Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, 19 августта республикада һава торышы җылы булачак, көндез термометр баганалары 25-30 градуска кадәр күтәреләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Төнлә кайбер районнарда яңгыр явачак, яшен булырга мөмкин, ә иртән томан төшү ихтималы бар. Көндез явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба үзгәрүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк, төнлә яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15 метрга, көндез 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


Нет комментариев