Идел буе төбәге мөселманнары өчен киләсе елда үткәреләчәк хаҗ сәфәре бәяләре билгеле булды. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, «ДУМ РТ Хаҗ» үзәге тарафыннан төп тарифлар игълан ителде.
Татарстанда яшәүчеләр өчен Согуд Гарәбстанына баруның иң түбән бәясе — «Эконом-комби» таривы буенча — хәзерге вакытта 5600 доллар (якынча 475 мең сум) тәшкил итә. Бу вариант буенча хаҗилар Казан, Мәскәү яки Екатеринбург шәһәрләреннән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә кадәр очып, аннары автобуста Мәккә яки Мәдинә шәһәрләренә барып җитәләр. Әлеге сәфәр 21 көннән 30 көнгә кадәр дәвам итә.
Шулай ук стандарт тариф та тәкъдим ителә, аның бәясе 6,1 мең доллар (якынча 518 мең сум) тирәсе. Бу очракта турыдан-туры Согуд Гарәбстанына очып бару каралган, сәфәр вакыты 14 көннән 30 көнгә кадәр исәпләнгән, ә бәягә ихрам һәм корбан чалу чыгымнары да кертелгән.
Моннан тыш, «Комфорт» таривы — 6,9 мең доллар, ә VIP пакет бәясе 14,4 мең доллар тәшкил итәчәк.
Нет комментариев