2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан алма җыю күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында икенче урынны яулады, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россельхозбанкның Тармак экспертизасы үзәге аналитикларына сылтама белән.
Республикада 50 мең тонна алма җыелган — бу узган елгы күрсәткечтән 3,2 тапкырга артык. Округта беренче урынны Саратов өлкәсе (52 мең тонна) алды, ә лидерлар өчлеген Самара өлкәсе (41 мең тонна) йомгаклады. Гомумән алганда, Идел буе федераль округында узган ел 307 мең тонна алма җыелган, уңыш 92 процентка арткан.
Шулай ук Татарстан груша җыю буенча да зур үсеш күрсәтте: күрсәткеч ун тапкырдан да күбрәккә артты һәм 8 мең тонна тәшкил итте.
Белгечләр бу уңышны интенсив һәм суперинтенсив алма бакчалары төзү буенча инвестиция проектларын тормышка ашыру белән бәйлиләр. Аларның сүзләренчә, мондый бакчаларда үстерелгән үсентеләр инде өченче-дүртенче елда ук тулы күләмдә сәнәгать уңышы бирә башлый. 2026 елда аналитиклар округта алма һәм груша уңышы тагын да артыр дип фаразлыйлар.
Нет комментариев