18 августка каршы төндә һәм көндез республика территориясендә һава шартлары сизелерлек начараячак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда көчле яңгыр, яшен, томан һәм тизлеге секундына 15–17 метрга җиткән көчле җил көтелә.
Уңайсыз һава шартлары сәбәпле, коткаручылар халыкны саклык чараларын күрергә чакыра. Яңгырдан һәм җилдән агачлар, реклама щитлары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре астына яшеренмәү сорала. Юл аша чыгу өчен мөмкинлек булганда җир асты яки җир өсте пешеход үтүче юлларын гына кулланырга кирәк.
ГТХМ балаларны күзәтүсез калдырмаска һәм өлкәннәргә, авыру кешеләргә ярдәм итәргә чакыра. Экстрен хезмәтләрнең бердәм номеры — 112.
Нет комментариев