Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда сайлау участоклары тикшерелә

Мәгълүм булганча, 2026 елның 20 сентябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар узачак. Шул уңайдан районда да әлеге мөһим чарага әзерлек эшләре башланды.

Сайлауларга әзерлек кысаларында Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге хезмәткәрләре белгечләр сыйфатында сайлау объектларын комплекслы тикшерүдә катнашалар. Урыннарда ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча тәкъдимнәр кертелә.

Алда торган сайлау кампаниясендә катнашучы объектларны янгынга каршы тору өчен тиешле хәлгә китерү эше дәвам итә. Җаваплы вазыйфаи затлар белән янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктажлар үткәрелә. Бу хакта безгә бүлек начальнигы эчке хезмәт полковнигы Радик Госманов хәбәр итте.

Название

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев