Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Маскировка челтәрләрендә аларның да кул җылысы кала

Җәлил поселогында яшәүче «Ярдәм янәшә» волонтерлык төркеменең иң актив әгъзалары Илдус һәм Энҗе Гыйниятуллиннар икесе дә гомер буе диярлек нефть тармагында хезмәт куялар.

Илдус абый нефть ятмаларының ничек урнашуын, тирәнлеген, биеклеген тикшерүче оператор булса, Энҗе апа нефть чыгару буенча оператор вазифаларын башкара. Икесе дә үз хезмәтләренә 30 елдан артык гомерләрен багышлыйлар, күп санлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр, «Хезмәт ветераны» медаленә ия булалар. Инде лаеклы ялга чыгуларына да дистә ел гына түгел. Ләкин бер генә көнгә дә хезмәттән аерылып торганнары юк. Илдус абый унбер ел поселокның беренче мәктәбендә слесарь вазифаларын башкарган, ә Энҗе апа бүгенге көнгә кадәр поселок ветераннар советы клубында техник хезмәткәр булып эшли. Инде волонтерлар сафына кушылуларына да өч ел тулып узган.

Аларның төп бурычлары – маскировка челтәрләре өчен материаллар әзерләү. Ә соңгыларын волонтерлар Әлмәт шәһәреннән барып алып, туры Гыйниятуллиннар фатирына алып кайталар. Энҗе апа барабанны идәнгә урнаштыра да, тукыманы үлчәп, метр ярымлы кисәкләргә кисеп, төреп, Илдус абыйга тапшыра. Ә анысы аларны пресс астына куя, соңыннан алты сантиметр киңлектәге тасмаларга кисә. Моның өчен ул махсус станок та көйләгән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев