Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

90 яшьтә булуына карамастан, Фәния апа социаль челтәрләрдән актив куллана, хәтта комментарийлар да яза

Туган җире Үзбәкстан булса да, Фәния апаның паспортында Каташ Каран авылы язылган. Кызга бер яшь чамасы булганда, әтисе белән әнисе туган якларына күченеп кайтканнар. Үзе әйтмешли, авылның урта урамында яшәгәннәр. Бөек Ватан сугышы башлануга, Галиәхмәт абзыйны фронтка җибәрәләр. Ул аннан 1944 елда яраланып кайта.

– Әнкәй, ат җигеп, әткәйне Мортамактан барып алды. Мин ул көнне яхшы хәтерлим әле. Ул кайткач, бик сөендем, чөнки әнкәй: “Әтиең кайтмыйча, мәктәпкә бармыйсың”, – дигән иде. Шуңа күрә мин укырга сигез яшем тулгач кына кердем, – дип искә ала балачакларын Фәния апа. Әтисе дә, әнисе дә бик тырыш булалар. Ачлык күрмиләр, гаилә башлыгы үзе, тегүчелек белән шөгыльләнеп тә, бөтенлекне саклый. Галиәхмәт абзыйның туганнары да сохари кайтарып торалар. Фатыйма апа колхозда эшли, ире яуда чакта да балаларын ач итми. Ул гарәпчә дә бик яхшы укый. Шулай итеп, Фәния апа бик эшчән, белемле гаиләдә үсә. Гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән кыз башлангыч мәктәпне, аннан сигезгә кадәр Каташ Каранда укый. Ә урта белемне Сарманга йөреп ала. Көн дә барып-кайтып, җәяү әллә ничаклы чакрымнар үтәләр. Аякларындагы шахта гәлүше хәтта тишелеп чыга. – Элек турыга гына йөрдек. Эшкә дә гомерем буе Сарманга барып эшләдем. Гел хәрәкәттә булдым. Шушы яшькә җитүемдә җәяү йөрүнең дә өлеше зурдыр, – диде ветеран. Сабантуйның икенче көнендә Сөләйманова Фәния Галиәхмәт кызын Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева 90 яше белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды. – Сугыштан соңгы авыр хезмәтегез, сабыр булганыгыз өчен зур рәхмәт. Гаяз абый белән сез үрнәк гаилә булып яшәдегез, җирлектә бик авторитетлы кешеләр сез. Тәүфыйклы, тәрбияле, акыллы, кешелекле балалар үстердегез. Аларга да зур рәхмәт. Кечкенә чакта Гаяз абый министр кебек тоела иде безгә. Аның 80 яшен үткәргәнегез истә калган. Партком, баш инженер, колхоз рәисе булып эшләгәннәр бик олы кешеләр иде бит. Бүгенге яшеңне биреп булмый әле сиңа, Фәния апа, күз тимәсен, бер дә үзгәрмисең. Чирләмәскә, картаймаска план куябыз сиңа, 95 яшеңә дә киләбез, – диде Азия Әсхадулла кызы, җирлек халкы исеменнән дә котлау сүзләрен җиткереп, һәм бүләген тапшырды. Чыннан да, сөбханАллаһ, Фәния апа, яшь кызлардай, матур итеп киенеп каршы алды безне. Кияве бүләк иткән затлы күлмәге йөзенә бигрәк килешле иде. Юбилеен якыннары белән ресторанда бәйрәм иткәннәр, анда да киеп барган. Аны котларга якыннары, туганнары Сабан туе көнне үк җыелып кайтканнар. Гомер бәйрәме уңаеннан, Фәния апага телефон аша танылган эстрада артисты, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров та тәбрик сүзләре юллаган.

– Безнең әни бик актив тормыш белән яши ул, замана әбисе. Илкөн хәбәрләрен социаль челтәрләр аша күзәтеп бара, «Сарман» газетасын яратып укый, хәтта ВКонтакте төркемендә үзенең шәхси бите бар, шунда комментарийлар да яза әле ул. Ватсабы эшләмәсә, впн кабызып, статуслар, Интернеттан видеолар карый, – диде килене Миләүшә.

Фәния апалар нәселендә авиация өлкәсе белән бәйле белем алучылар шактый. Ә менә кыз Алабугага укытучылыкка барырга исәпли һәм документларын шунда җибәрә. Тик абыйсы каршы төшә. Шуннан сеңлесе, пароход белән барып, аларны кире алып кайта. – Гаиләдә тугыз бала үстек без. Барыбыз да, Аллаһка шөкер, исән идек. Тик менә иң өлкән Зөфәр абыебыз гына гүр иясе булды. Ул, авиация институтын тәмамлап, зур постта – Ташкентта авиация заводында баш инженер булып эшләде. Мин укырга керәсе елны әниләр өй саласылар иде. Акчалары юк, дип, шуңа Алабугага гына керәсе иттем. Абый әйткәч, документларны Казан химиятехнология институтына тапшырдым. Ул вакытта нефть өлкәсенең алга киткән еллары иде, шуңа бер урынга сигез кеше булды. Алты имтиханны да тапшырдым, тик үтмәдем, чөнки русчаны начар белә идем. Документларны алып кайтып киттем. Медицинага барырга да кыстаганнар иде, куркам, дип бармадым. Шулай итеп, өйдә кыш чыктым. Аннан икенче елны Әлмәткә киттем. Исәбем эшкә керү булды. 1 майга кадәр туганнарда кунак булдым да, ОРСка эш сорап бардым. Аллаһның рәхмәте, алдылар бит. Дүрт ел шунда сәүдәдә эшләдем. Ул заманнарда бик авторитетлы иде ул. Ашарга да ияреп кайта, авылга шикәрен, конфетын да алып кайттым. Шуннан икенче катка шәфкать туташы булырга талпынып карадым, кичке якта укырга кердем. Икенче көнне мәет ярырга алып барабыз, дигәннәр иде, куркып, тагын ташлап кайтып киттем, – дип искә төшерде хезмәт юлын башлаган елларын Фәния апа. Сәүдәгә урнашып, бер ел узгач, кыз Сабан туенда Гаяз исемле егет белән таныша. Яшьләр очрашып йөри башлыйлар, 3 ел бер-берсен сыныйлар да өйләнешәләр. – Минем тормышымда Сабантуй белән бәйле вакыйгалар бик күп. Шул чорда туганмын, ирем Гаяз белән Сабантуйда таныштык, туебыз да шул көнгә туры килде. Хәтта улым Азат та Сабан туенда өйләнде. Беренче хезмәт көнем дә шул көнне булды. Шуңа күрә Сабантуйларын бик яратам мин, – диде ул. Гаяз абый ул вакытта тракторда эшләгән. “Тракторчыга нигә барасың?” – дип әйтүчеләр дә була кызга. Тик, мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр. Фәния апа кеше сүзенә карамый, йөрәген тыңлый һәм бервакытта да моның өчен үкенми. – Гаяз җиде кызга бер малай иде. Берсе сабый чакта ук үлгән. Аларны да әти-әниләре укытканнар. Ул тәмәке тартмады, аракы эчмәде, бик тәртипле булды. Хатын-кызның картаймавы шуңа да бәйле, дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, 54 ел тату яшәдек. Вафатына 13 ел булды, бер искә алмаган, уйламаган көнем дә юк, – диде ул. Өйләнешкәч, яшьләр төп йортта калалар. 27 ел каенана белән яши килен. Фәния апаның әнисе дә бием белән 26 ел гомер кичерә. “Миләүшә мине дә уздырды. Биана белән яшәү нәселдән күчеп килә безнең”, – дип көлдерде юбиляр. Ә хезмәт юлын, лаеклы ялга чыкканчы, сәүдә системасында үтә Фәния апа. 1962 елда читтән торып Казан сәүдә техникумы тәмамлый.  Кечкенә кызын алып калып, киленнәренә уку мөмкинлеге биргән биемәнкәсенә, иренең туганнарына рәхмәтле ул. Елга ике тапкыр барып, укып йөри. Аннан Сарманга райпога кайта. Белгечне бик сөенеп эшкә алалар. “Дәүләтшин абый иде директор. Ул Бәхтиев абый урынына гына калган иде, әмма язмышымны уңай якка хәл итте. Мин тормышыма да, язмышыма да рәхмәтлемен”, – ди ул, остазларын хөрмәт белән искә алып. “Райпода бухгалтериядә эшләп, 55 яшемдә лаеклы ялга киттем. Җитәкче булып Язкар Сәетович эшли иде. Аннан колхозда ике ел бухгалтериядә эшләдем. Декрет урыны иде ул”, – диде.

Фәния апа кадерле әни, хөрмәтле әби булып, улы Азат, килене Миләүшә белән бер йортта гомер кичерә. Кызы Әлфинә гаиләсе белән Казанда яшәсә дә, туган йортка эзне суытмый. Дүрт онык, биш оныкчык та бик яраталар дәү әниләрен. Бигрәк тә Самат әбисен телефон белән идарә итәргә өйрәтә.

– Аллаһка шөкер, балаларым бик әйбәт булдылар. 90га җитсәм дә, яшисем килә әле. Булганына бик канәгатьмен. Хәзер бар нәрсә дә җитешле: ашарга да, кияргә дә бар. Гомер буе яраткан эшемне башкардым, шуңа авырлыгын күрмәдем. Бүгенге көндә дә кибеттә сатарга кызыгам әле. 60 яшьтә булсам, керер идем, дим. Озак яшәр өчен, бик сабыр булырга кирәк. Күбрәк хәрәкәт итәргә. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәннәр бит. Хәзер эшләсәм, балалар ачуланалар. Алар күрмәгәндә генә, бәрәңгегә чыккалыйм, – диде Фәния апа, серен чишеп. Әле тәмле ризыклар – тәкә, пирожкилар пешереп тә сыйлый ул якыннарын. Юбилеена чәкчәк пешергән, элеккечә – вак төш итеп.

Тик бер хыялы бар икән: Сарманга җәяү йөргән юллардан тагын бер кат урап кайтасы килә, тик үлән баскандыр шул, ди.

– Тормышымнан бик канәгатьмен. Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән. Ә күңелләр һаман да нәрсәдер көтә икән. Тик мин берни дә көтмим. Иң мөһиме: еллар тыныч булсын. Балаларым, оныкларым исән-сау булсыннар, исән-имин яшәсеннәр, – ди. Фәния апаның, тормыш тәмен тоеп, бәхетле яшәвенә сокланып кайттык. Киләчәктә дә һәр көнен сәламәтлек, бәхет, кадер-хөрмәт бизәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев