Татарстанда табиблар ике тапкыр йөрәге туктаган хатынны коткарып калды
Татарстан РКБсының Перинаталь үзәге табиблары 40 яшьлек бәбиләүче хатынның һәм аның яңа туган баласының гомерләрен саклап калып, чын могҗиза ясаганнар. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Чаллыда яшәүче хатын-кыз клиникага вакытыннан алда бәбиләү куркынычы белән китерелә. Йөклелек патологиясе бүлегендә табиблар күзәтүе астында бер атна яткач, аның толгаклары башлана. Тулгак бүлмәсендә аның хәле кинәт начарая: ул аңын югалта, кан басымы төшә. Кардиопульмональ шок башлану сәбәпле, хатынны тиз арада операция бүлегенә күчерәләр һәм ИВЛ аппаратына тоташтыралар.
Амниотик сыекча эмболиясе — ДВС-синдромын һәм көчле кан агуны кузгаткан сирәк очрый торган куркыныч катлаулану — хәлне тагын да авырайта. Реаниматологларга ананың йөрәген ике тапкыр яңадан эшләтеп җибәрергә туры килә. Бала туганда аның да йөрәге соңгы чиккә җиткән була, ләкин табиблар сабыйны да, аның әнисенең гомеренидә саклап калалар.
Табибларның югары профессиональлеге аркасында кан агу туктатыла, ә көчле гипоксия ананың ми эшчәнлегенә зыян салмый. Хәзерге вакытта әни белән бала хастаханәдән өйләренә чыгарылган, аларның гомеренә куркыныч янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев