«Татарстанда җәй» республика программасы кысаларында Җәлил мәдәният сарае хезмәткәрләре Яңа Минзәләбаш авылында «Калсын җырларыбыз җәйләрдә» дип аталган концерт программасы оештырды.
Нәвия Гатиятуллина җитәкчелегендәге «Дуслык» ансамбле авыл халкына дәртле җыр-моңнарын бүләк итеп, күтәренке кәеф өләште.

Музыкаль кичә авыл халкы өчен җылы очрашу һәм якты истәлекләр бәйрәменә әверелде. Концерт тәмамлангач, очрашу сыйлы чәй табыны янында дәвам итте — авыл халкы кунаклар белән ихлас аралашты һәм яңа очрашулар көтеп калды.
Фотолар Җәлил мәдәният йортының Вконтакте төркеменнән
Нет комментариев