Мәдәният

Ленин урамында узган «Урам бәйрәме» онытылмаслык мизгелләр бүләк итте

Кичә Ленин урамындагы 53 нче йортның ишегалды чын бәйрәм мәйданына әверелде.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре биредә яшәүчеләр өчен оештырган «Урам бәйрәме» халыкка онытылмаслык минутлар бүләк итте.

Бәйрәм программасы үзенчәлекле һәм бай булды: тамашачылар дәртле биюләрдән, күңелле җырлардан, мавыктыргыч конкурслардан һәм уеннардан олы ләззәт алды. Чараның иң күркәм ягы — олысы да, кечесе дә читтә калмыйча, актив катнашты, биеде һәм аралашты.

Ишегалдына җыелган халык оештыручыларга тирән рәхмәтләрен белдерде һәм мондый матур очрашуларның киләчәктә дә даими булуын теләде.

Фотолар район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды


Нет комментариев