САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Зона бәйгесеннән җиңү белән кайттылар

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы быел Лениногорск шәhәрендә узды.

Анда 8 районнан 9 номинациядә 52 катнашучы булды. Бәйгедә безнең райондашларыбыз да катнаштылар. "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе-баш мөхәррир Альбина Сабирова "Хатын-кыз - лидер" номинациясендә чыгыш ясады. Районның туган якны өйрәнү hәм Бөек Ватан сугышы музее директоры Дания Кәшипова - "Хатын-кыз - мәдәният hәм рухият", "Шәфкать” үзәге социаль хезмәткәре Гөлнара Сабирҗанова "Хатын-кыз - Ана" номинациясендә катнаштылар. Алар өчесе дә, уңышлы чыгыш ясап, үз номинацияләрендә зона этабының җиңүчеләре булып танылдылар. 

- Безгә ярдәм күрсәткән җитәкчеләргә, коллегаларга, укучыларга, якыннарыбызга олы рәхмәтле без, - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев