Ләке мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Айбагыр” балалар керәшен фольклор ансамбле, “Халык артисты” V Халыкара бәйгесендә катнашып, 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Ансамбльнең җитәкчесе Римма Антонова да “Эстрада вокалы” номинациясендә шундый ук исемне яулады. Ул, мәдәниятне үстерүгә, күпьеллык намуслы хезмәте, яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен, Рәхмәт хатына да ия булды. Ике җиңүчегә дә оештыручылар “Морозко” Халыкара финал чарасына чакыру җибәргәннәр. Бу – масштаблы мәдәни мәйданчык. Ул ел саен 20 мең уникаль номерны берләштерә. Анда Россиянең Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Үзбәкстан һәм башка республикалары белән беррәттән Кытай, Мисыр, Вьетнам, Япония, Сингапур, Индонезия кебек алдынгы илләрнең дә сәнгать осталары катнашалар.
Йомгаклау чарасы декабрь аенда онлайн форматта узачак. Без ләкелеләргә уңыш юлдаш булуын телибез.
Шулай ук укыгыз “Юлдаш” ансамбле халыкара фестивальдә җиңү яулады
Нет комментариев