Яр Чаллыдан килгән кунак Сарманны яраткан
Җәмгыять

Яр Чаллыдан килгән кунак Сарманны яраткан

Минем Сарманга икенче тапкыр килүем. Моннан өч ел элек “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял иткән идем. Быел тагын сәламәтлегемне ныгытырга килдем.

Мин гомеремне яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, лаеклы ялга чыктым. Башкортостанда туып-үссәм дә, үземне һәрвакыт татар дип исәпләдем. Танылган башкорт шагыйре Рәми Гарипов белән авылдашлар без.  

Үзәкнең исеме җисеменә туры килә. Бу — төрле дәвалау процедуралары һәм күңел ачу программалары булган бик матур һәм уңайлы йорт. Ландыш Мөхлисуллина җитәкчелегендәге үзәк хезмәткәрләре һәр кунакны, үзләренең иң якын туганнары кебек, кайгыртучанлык һәм җылылык белән каршы алалар, хөрмәт күрсәтәләр. Биредә матур ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган: чиста, якты бүлмәләр, өйдәгечә тәмле туклану, спорт заллары, психологик бушану бүлмәсе, заманча җиһазлар белән дәвалау базасы, тәҗрибәле персонал һәм, әлбәттә, шифалы һава.

“Шәфкать”тән ерак түгел халык телендә “Ленин бакчасы” дип аталучы Үзәк ял паркы бар. Анда йөрү безнең көндәлек тәртипкә әверелде. Без анда көн саен рәхәтләнеп скандинавия таякчыклары белән йөрергә чыктык. Дәвалау-физкультура кабинетында алган һәм башка төрле гимнастик күнекмәләрне үзебезгә корал итеп алдык. Сарман урамнарын карап йөрдек, матурлыкка сокландык. 

Безнең ял программасы бик эчтәлекле һәм күңелгә ятышлы булды. Без парк каршында урнашкан Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда, матбугат үзәгендә булдык. Үзәккә Түбән Кама шәһәреннән килгән “Мирас” ансамбле чыгышын яратып карадык. “80 нче еллар җырлары” ретро-кичәсендә яшьлекләргә кайтып килдек, “Күңелле стартлар”да үзебезгә уңай энергия, яхшы кәеф алдык һәм, әлбәттә, дискәтүктә биедек. 

“Сезне яратып!” дип аталган концерт программасы “Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм сюрпризы булды. Ул, ялыбызның иң истәлекле һәм күңелле мизгеле булып, тарихка кереп калырдыр. Аңлавыбызча, бу аларның тәүге чыгышлары иде. Шәфкать ияләре, төп хезмәтләреннән тыш, барысы да сәнгатькә, иҗатка гашыйклар икән. 

Үзәктә хәйриячелеккә дә зур әһәмият бирелә. Ял итүчеләр белән берлектә махсус хәрби операциядә ил сагында торучы ир-егетләребезгә хуш исле тәмле үләннәрдән чәйләр төргәкләдек. Күтәмәле авылыннан килгән 89 яшьлек Мөбинә апа Солтанова аны олы капчык белән өеннән алып килгән иде. Без аның белән бер бүлмәдә яшәдек. Тормышны яратучан, хәрәкәтчән, актив булуы өстенә бик гыйлемле дә ул.   

Менә шулай рәхәт итеп ял итүгә карата булган минем өметләрем тулысынча акландылар. Без дәваланудан тыш, күңелле ял иттек, яңа дуслар таптык, уртак уйлар, гамәлләр белән берләштек. Бу тату-дус, бердәм коллектив хезмәткәрләренең зур оештыру сәләте аркасында мөмкин булды. Алар безнең өчен барлык шартларны тудырдылар, хәтта артыгы белән, дияр идем. Биредә барлык хезмәткәрләр дә үз эшләрен, вазыйфаларын яхшы итеп, намус белән үтиләр. Монда, әлбәттә, җитәкче һәм аның урынбасарларының да өлеше зур. Коллектив республика грант бәйгеләрендә дә актив катнаша, ота һәм уйлаган эшләрен тормышка ашыра. Иҗади якын килү, илһамланып, дәртләнеп эшләү аларны зур җиңүләргә этәрәдер. Яңа уңышлар, биек үрләр насыйп итсен үзләренә.

Һәр хезмәткәрнең сабырлыгы, игелекле эшләре, шәфкатьле елмаюлары һәм игътибарлы карашлары “Шәфкать”кә киләсе килү теләген тагын да арттыра. Ихластан тәэсирләнеп, үзәктә эшләүчеләргә олы рәхмәтле булып, Сарманга, аның кунакчыл, ачык йөзле халкына хөрмәт хисләре белән өемә кайтып китәм һәм кабат монда килермен әле, дигән теләктә калам.  

Рида Харисова, Яр Чаллы

 


Нет комментариев