Күтәмәле мәчете ашханәсенә җыелып, кичләрен җирлек волонтерлары махсус хәрби операциядәге якташларыбызга йорт токмачы әзерлиләр.
Кулдан басып кискән аш пешерү ризыгы егетләргә Җиңү белән кайтыр өчен көч өстәсен дип тырышалар.
- Миләүшә, Римма, Сәлимә апа, мин җәя башлыйбыз, Руфия белән Ләйсирә кисә башлыйлар, Ләйсән, Нурия да җәя-кисә, кайсы - пычак, кайсы токмачкискеч белән эшли. Кем нәрсә булдыра ала, үзебез алып киләбез. Йомырка җитми башласа, авыл халкына мөрәҗәгать итәбез. Ярдәм итәргә генә торалар, рәхмәт. Беркөнне 130 йомыркага бастык камыр. Җирлек башлыгыбыз Рөстәм Гәрәев декабрь аенда янә гуманитар йөк илтә барырга ниятли, аның артыннан җибәрергә күчтәнәчләр әзерләп куябыз, - диде Нурия апа Арсланова.
Аның улы да хәрби операция башланган беренче көннәрдән чик сагына басты. Ул туган як ризыгының көчен аеруча сизә.
Волонтерлар төрле шифалы үләннәрдән чәй дә төргәклиләр. Анысын эшләргә авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына җыелалар.
- 2025 елның көзендә башлап җибәргән идек. Былтыр авыл халкы зур ярдәм күрсәтте, төрле үләннәр җыеп алып килделәр. Мәрдәншина Ләйсән, Фәнүсә Даутова, Гәрәева Ләйсән, Тимофеева Саимә апа күп итеп алып килделәр. Гомумән, кемнән сорасак та, ярдәм иттеләр. Быел күп кенә үләннәрне үзебез җыеп киптердек. Урман яранын эзләп таптык, иван-чәй киптердек. Барлыгы 8-9 төрле үлән кушып ясыйбыз. Кипкән алма, кишер, груша, шомырт, гөлҗимеш кебек җимешләр дә кушабыз. Былтыр да, быел да өчәр мең төргәк чәй әзерләдек, - диде җирлек башкарма комитеты секретаре Ләйсирә Хисамиева.
Бердәмлек тау күчерер, дигәннәр борынгылар. Күтәмәледә дә бергә, киңәшләшеп эшләүнең нәтиҗәләрен күрәләр. Үз игелекләре үзләренә кайтсын, илдә тынычлык булсын.
Нет комментариев