Сарман гимназиясендә аграр класс ачылды
Мәгариф

Сарман гимназиясендә аграр класс ачылды

Бүген Сарман гимназиясе базасында аграр класс ачылды.

Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, “Агрокөч” җәмгыяте генераль директоры Светлана Барсукова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм башкалар катнаштылар. 

Кунакларны гимназия укучылары район басуларында өлгергән бодайдан пешерелгән икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Гимназия директоры Ләйлә Алексеева рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре җиткерде. 

Фәрит Мөнәвир улы районда авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәргә, аграр сыйныфны булдыруда ярдәм кулы сузганнарга Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Тантана кунаклары сәламләү һәм котлау сүзләре ирештергәч, аграр класс укучыларына значоклар тапшырдылар. Аннан кызыл тасма киселде, һәм барысы да заманча җиһазландырылган аграр сыйныф кабинетына уздылар. 

Авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен белгечләр әзерләүче “Агрокласс” проекты Сарман гимназиясе базасында дүртенче елын тормышка ашырыла. 7-9 сыйныф укучылары Казан дәүләт аграр университет һәм ветеринария академиясе укытучылары ярдәме белән өстәмә белем алалар. Алар өчен төрле экскурсияләр, ярышлар, “АгроСабантуй” оештырыла. 

 Аграр сыйныфта укучылар төрле тәҗрибәләр ясап күрсәттеләр, заманча аппаратларда эшләү тәртипләрен аңлаттылар. Гимназиядә гидропоника алымы белән яшелчәләр дә үстерәләр. Алар шундый мөмкинлекләр, заманча белем алырга шартлар тудырган җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.


Нет комментариев