Бүген “Сарман” кинотеатрында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Ул “Әниемнең күңел сандыгы” дип аталды.
Иң элек чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм кичәсе “Сарман” гәҗитенә күзәтү рәвешендә бик кызыклы барды.
Язмалар белән бәйләп, алып баручылар Диләрә Големова, Кәримә Авзалова, Азия Хисаметдинова, Нурия Сафина сүзне җырчыларга да бирделәр.
Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов та бәйрәм сәламнәре ирештерде.
Нет комментариев