Югары Әхмәт мәдәният йорты директоры Раушания Вәлиева белән сәнгать җитәкчесе Миләүшә Сөләйманова татар халкының йолаларын яңарталар.
Татар халкының меңьеллык тарихы булган йолалары, гореф-гадәтләре һәм уеннары — безнең рухи байлыгыбыз, милләт буларак сакланып калуыбызның нигезе.
Авылларда әби-бабайлардан калган йолалар әле дә яши: Нәүрүз бәйрәме, Сабантуй, Карга боткасы, Каз өмәләре гөрләп үтә. Бу бәйрәмнәрдә халкыбызның бердәмлеге, кунакчыллыгы, табигатькә мөнәсәбәте чагыла. Тик аларны саклау гына түгел, яңа буынга җиткерү дә мөһим.
Шунысы сөендерә: борынгы шөгыльләр — умартачылык, күн эшкәртү, тукучылык, балчык эше, агач осталыгы кабат яңара. Болар — кул эшләре генә түгел, ә халкыбызның дөньяга карашын, сабырлыгын, матурлыкка омтылышын чагылдыручы сәнгать төрләре.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында милли йолаларны өйрәтү эше җанлана. Балалар Сабантуй уеннарында катнашалар, халык җырларын өйрәнәләр, әкиятләр тыңлыйлар. Әмма бу эш, системага салынып, гаилә, мәктәп һәм мәдәният учреждениеләре бергәләп эшләгәндә генә, нәтиҗәле булачак.
Югары Әхмәт авылы мәдәният йорты директоры Раушания Вәлиева белән сәнгать җитәкчесе Миләүшә Сөләйманова да миллилекне үстерү, аны яшь буында да тәрбияләү өстендә актив эшлиләр. Аларны туганлык җепләре дә бәйли. Бергәләп төрле бәйгеләрдә катнашалар, авылда гына түгел, районда да сәнгать осталарыннан башка бер чара да узмый.
... Без мәдәният йортына барганда, кичке җиделәр тулып килә иде инде. Бина эчендә шау-гөр киләләр. Балалар да, өлкәннәр дә актив хәрәкәттә, һәркайсының үзенең шөгыле бар.
- Менә шулай бездә кичләр күңелле уза. Мәдәният каршында эшләп килүче “Сәйяр” фольклор ансамблена йөрүче апалар белән, кич утырып, кул эшләре башкарабыз: калфаклар, изүләр, янчыклар ясыйбыз, - дип башлады сүзен Раушания Рамил кызы.
Баянчы Азат абый Мөхәммәтдинов “Иске Сарман” коен башлауга, сәнгать осталары аңа кушылып җыр суздылар.
- Элек-электән әбиләребез, бабайларыбыз кул эшләре тотканнар. Моны алар әниләргә өйрәтеп калдырганнар, ә без мәдәният йортына йөрүче балаларга өйрәтәбез, - диде җитәкче.
Кул эшләре, дигәннән, балалар мәдәният йортында оештырылган чүлмәк ясау түгәрәгенә бик теләп йөриләр.

- Без, 2025 елда Хөкүмәтебез тарафыннан игълан ителгән “Мәхәллә” бәйгесендә катнашып, 250 мең сумлык грант оттык. Аңа әби-бабаларыбызның борынгы шөгыльләрен торгызуга нигезләнеп, балчыктан төрле савыт-сабалар ясыйбыз. Әле үзебез дә белми идек, өйрәндек. Мәдәният йортындагы бер бүлмәне җиһазлап, эшли башладык, - диде Раушания Вәлиева.

Остазлары Миләүшә Марат кызы белән егетләр һәм кызлар төрле формадагы вазалар, савытлар, чынаяклар, тарелкалар ясыйлар. Аларга балчык белән “уйнау” бик ошый. “Мондый вазаларны әбиемнәрдә күргәнем бар иде, ә хәзер аны үзем дә ясарга өйрәндем”, - диде чүлмәк ясарга өйрәнеп килүче Чулпан.
- Грантны отканда, без әле үзебез дә эшли белми идек. Интернет челтәрләре аша өйрәнеп, аны балаларга да өйрәтә башладык. Бүгенге көндә алар чүлмәкче түгәрәгендә төрле формалар ясыйлар. Әзерләрен чистарталар, әле буяуларын башламадык. Бүгенге процесс — формаларны тигезләү, шуның белән эшлибез. Балалар яратып йөриләр, көн саен киләләр, дияргә дә була, - диде Миләүшә Сөләйманова.
Ул чүлмәк ясау процессын башлап, эшләп тә күрсәтте. Балаларның кул эшләре болар белән генә чикләнми икән. Кичләрен, ансамбль апаларына кушылып, кызлар һәм егетләр матур түшлекләр, калфаклар, изүләр тегәргә, бизәргә өйрәнәләр, төрле татар орнаментлы алкалар, янчыклар, муенсалар ясыйлар. Кул эшләрен төрле матур ташлар, бисерлар белән бизиләр.

- Без алкаларны балчыктан да ясыйбыз. Күп төрле формада ясап, киптереп, балалар белән бергәләп бизибез. Аннан кошлар формасында сыбызгылар ясыйбыз. Алар барысы да төрлечә сызгыра. Һәрберсе аерым бер төрле тавыш чыгара. Без аларны ансамбльдә кулланабыз: җырларда сызгырып уйныйбыз, - диде сәнгать җитәкчесе.

Миләүшә Марат кызы ясаган үзенчәлекле калфак аеруча игътибарны җәлеп итте. Ул башкаларда күргәннәрдән аерылып тора, матур да.
- Бу калфакны мин үзем уйлап чыгардым. Мин аңа исем дә тапмадым әле. Без аны яулык өстеннән бәйлибез, - диде ул.
Балалар белән бергәләп кулдан сабыннар да ясаганнар. Аларны бәйрәмнәрдә әниләренә, әбиләренә бүләк итәләр.
- Кул эшләренә минем әбием бик оста булган. Ул шундый матур итеп оекбашлар бәйли, чигүләр чигә, мендәр тышлары, паласлар чигә торган иде. Аның сәләте, мөгаен, миңа да күчкәндер. Әбиемнең һөнәрләрен оныттырасым килми, шуңа күрә үзем дә шуның белән шөгыльләнәм һәм белгәннәремне балаларга да өйрәтәсем килә, -диде Миләүшә.
Мәдәният йортының сәнгать осталары татар халкының йолаларын да яңарталар. Каз өмәләре, канат бәйләү кичәләре үткәрәләр.
- Бу — әби-бабайлардан күчкән йола. Канатка сыдырганнан калганнарын, су буена алып төшеп, суга чәчәбез. Борынгылар аны, икенче елга каз-үрдәкләр тагын да күбрәк булсын, дип, шулай эшләгәннәр, - диде озак еллар социаль яклау өлкәсендә хезмәт куеп, мәдәниятне, сәнгатьне үз итеп яшәүче, гаилә традицияләрен кызларына, оныкларына да күчерүче, оста җырчы, бәетләр көйләүче Резедә Нәҗметдинова.
Канат бәйләүче апаларның, “Каз канаты” җырын көйләп, күңелле эш башкаруларын күзәтүе бик матур күренеш булды. Аларга кушылып, җырлыйсы килде.
- Безнең әни Алабуга районы Юраш авылында туып-үскән. Үзләре бәләкәй чакта уйный торган “Бармаклы” уенын ул безгә дә өйрәтте. Аны ансамбль апалары белән дә уйныйбыз, - диде кызы Раушания.
Бу уенның “Йөзек салышлы” белән бераз охшашлыгы бар. Уйнарга да кызыклы. “Сәйяр” ансамбле белән кашыкта, төрле уен коралларында да уйнарга өйрәнгәннәр.
- Мин бәләкәй чактан ук миллилеккә тартылдым. Озын күлмәкләр, калфаклар, алкалар тагарга яраттым. Хәзер дә аларны салмыйм. Шушы матурлыкны күреп, минем кызларым да матур итеп киенеп йөриләр, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Гаиләдә өч кызның уртанчысы булып, шушы авылда туып-үскән Раушания Вәлиеваның күңеленә әнисенең бишек җырлары, бәет көйләүләре кечкенәдән ук кереп калган. Ул сәнгатькә тартылган, бию түгәрәгенә йөргән. Аның тормыш иптәше Марат та — бик сәләтле. Музыкаль гаилә төрле бәйгеләрдә катнаша һәм җиңүләр яулый. 2022 елда — “Нечкәбил”, 2023 һәм 2026 елларда “Эхо веков” — “Без тарихта эзлебез” республика бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. Гаилә елында Бөтенрәсәй акциясе кысаларында республика буйлап күчеп йөрүче гаилә учагы капсуласын Вәлиевлар Минзәлә шәһәреннән алып кайттылар. Кызлары Айгөл дә “Жасмин” бию түгәрәгенә йөри, районда, республикада узган чараларда катнаша, “Татарстан Мини-миссы — 2023” булып танылды. Тагын бер кызлары быел аграр көллият тәмамлады. Уллары Салават сәхнәдә үсте, дисәк тә, арттыру булмас. Раушаниянең әтисе Рамил Мисхәт улын районда гына түгел, республикада да яхшы агроном буларак беләләр. “Россельхозүзәк” учреждениесенең район филиалы җитәкчесе сәхнәдә дә бик оста уйный. Аның катнашындагы спектакльләрне район халкы көтеп ала. Җор телле артист елата да, рәхәтләнеп көлдерә дә белә.
Миләүшә исә Сарманда туып-үскән. Кияүгә чыгып, Яңа Әхмәт авылында яши башлавына да 25 ел тулган. Тормыш иптәше Эдуард белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, оныклары Амелия өчен куанып яшиләр.
- Район үзәгенең “Кояшкай” балалар бакчасында 13 ел тәрбияче ярдәмчесе, тәрбияче булып эшләдем. Анда да кул эшләре тотарга туры килде: рәсем дә ясадым, тегүче дә булдым, - диде ул.
Миләүшә — аш-суга да бик оста. Бу шөгыле әнисе Мәүлия ападан күчкән. Дурычмак, коймак кебек татар халык ризыкларын ул аеруча тәмле әзерли. Килен каенана туфрагыннан яралган, диюләре дә хактыр. Альфира апа да — сәнгатькә гашыйк кеше, бик матур җырлый. Ул бик каты авырып алган. “Төшенкелеккә бирелмәс өчен, ансамбльгә йөрим. Халык арасында авырганымны да онытам, дәртләнеп, яшәргә көч алып, энергия туплап кайтам”, - диде ул.
Милләте барның киләчәге бар, дигәннәр борынгылар. Яңа Әхмәт авылы мәдәният йортында моны яхшы аңлыйлар һәм шушы юнәлештә тырышып эшлиләр. Әби-бабаларыбыздан калган йолаларны яңартып, балаларга да өйрәтәләр.
- Татар халкы элек-электән кунакчыл булган. Шуңа күрә бездә дә бар ул матур гореф-гадәт: үзебезнең клубта, репетицияләрдән, чаралардан соң катнашкан коллективларыбыз белән тәмләп чәй эчәбез. Һәрберебез берәр төрле милли ризык пешереп алып килә, шулай итеп бергәләп сыйланабыз. Чәй өстәле безне якынайта, - диде мәдәният йорты җитәкчесе.
Мондый милләтпәрвәрләр, үрнәк гаиләләр һәр авылда да бар. Алар — безнең горурлыгыбыз һәм милли мәдәниятебезнең киләчәге өчен ышанычлы терәк. Вәлиевларга да, Сөләймановларга да без иҗади уңышлар һәм бәхетле тормыш телибез!
Милләтем бизәкләре
Альбина Сабирова
Нет комментариев