Россия пенсионерлары нинди салымнардан азат ителә: депутат аңлатмасы
Җәмгыять

Россия пенсионерлары нинди салымнардан азат ителә: депутат аңлатмасы

Россия пенсионерлары бер фатир, бер торак йорт һәм бер гараж яки машина урыны өчен милек салымы түләүдән азат ителә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов белдерде, дип яза «Татар-информ».

Әгәр пенсионер милкендә бер төрдәге берничә күчемсез милек объекты бар икән, ташлама аларның бары тик берсенә генә бирелә. Җир салымын исәпләгәндә исә җир кишәрлегенең гомуми мәйданыннан 6 сутый чигерелә – салым бары тик калган өлешкә генә салына.

Транспорт салымы буенча ташламалар һәр төбәктә төрлечә: аларны бирү шартларын һәм күләмен төбәк хакимиятләре билгели.

Моннан тыш, Әмир Хәмитов пенсия түләүләреннән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) тотылмавын искәртте. Шулай да эшләүче пенсионерлар хезмәт хакыннан салымны гомуми тәртиптә түләвен дәвам итә. Мөлкәт салымы буенча ташлама автомат рәвештә исәпкә алынмаган очракта, салым органына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Нет комментариев