Татарстанда 7 сантиметрга кадәр кар явуы көтелә
Һава торышы

Татарстанда 7 сантиметрга кадәр кар явуы көтелә

Бу атнада Татарстанда кышкы һава торышы урнаша башлаячак. Республикада ике тапкыр кар явуы, көннәрнең суытуы һәм атмосфера басымының үзгәрүе көтелә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләгәнчә, көньяк Балкан циклоны кар алып киләчәк. Сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә кайбер урыннарда юеш кар яварга мөмкин.

Киләсе кар яву пәнҗешәмбедән җомгага каршы төнгә фаразлана. Синоптик сүзләренчә, бу вакыт эчендә 5–7 сантиметр кар явачак. Шуннан соң республикада инде эреп бетмәячәк тотрыклы кар катламы барлыкка киләчәк.

Атна башында көндезге һава температурасы нуль градусы тирәсендә булачак. Ә атна ахырына термометр баганалары -3…-6 градуска кадәр төшәчәк. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 12–14 метрга җитеп, салкынны тагын да көчәйтәчәк. Һава температурасы тоемлау буенча -11…-12 градус булачак.

Атна дәвамында атмосфера басымы да үзгәреп торачак. Сишәмбе көнне ул терекөмеш баганасының 740 миллиметрына кадәр төшәчәк, аннары яңадан күтәрелә башлаячак һәм атна ахырына югарырак күрсәткечләргә җитәчәк.


Нет комментариев