Һава торышы

Татарстанда 24 ноябрьдә буран һәм көчле җил көтелә

Татарстанның көнчыгыш районнарында 24 ноябрьдә көндез һәм төнлә урыны белән буран, секундына 15–18 метрга җиткән көчле җил һәм җепшек кар явуы фаразлана. Бу хакта ИА «Татар-информ» хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны сак булырга чакыра. Урамда һәм юлда йөргәндә игътибарлы булырга, юлны тиешле урыннарда гына кичерергә кирәк. Балаларны күзәтүдә тотарга, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтергә киңәш ителә. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112.


Нет комментариев