Татарстанда кечкенә торак пунктларны мобиль интернет белән тәэмин итү эше дәвам итә. «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы кысаларында 2022–2026 елларда республикада 100дән 1000гә кадәр кеше яшәгән 353 авыл һәм бистә мобиль интернетка тоташтырылачак.
Бүгенге көндә мобиль интернет 274 торак пунктта эшли инде. Калган 79 авылда һәм бистәдә база станцияләрен 2026 ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Әлеге эшләр «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
«Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, быел иң күп база станцияләре урнаштырылачак районнар:
- Балтач,
- Әгерҗе,
- Кукмара,
- Әтнә
- Буа
Кайсы торак пунктларның мобиль интернетка тоташтырылачагын халык үзе хәл итә. «Дәүләт хезмәтләре» порталында 8 ноябрьдә тәмамланган соңгы Бөтенроссия тавыш бирүендә Татарстаннан 34 меңгә якын кеше катнашкан. Тавыш бирүчеләр саны буенча республика ил төбәкләре арасында беренче урынны алган. Иң актив рәвештә Арча, Саба һәм Азнакай районнары халкы тавыш биргән.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы 2027 елда мобиль интернетка тоташтырылачак торак пунктлар исемлеген билгеләячәк.
Татарстанның цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев билгеләп үткәнчә, яшәү урынына карамастан, һәркем мобиль элемтә һәм цифрлы хезмәтләрдән файдалана алырга тиеш. Бу кешеләргә онлайн режимда эшләргә, белем алырга, электрон хезмәтләрдән файдаланырга һәм якыннары белән элемтәдә торырга мөмкинлек бирә.
Программа кысаларында 2030 елга кадәр Россиядә 100дән 1000гә кадәр кеше яшәгән барлык торак пунктларны мобиль интернет белән тәэмин итү планлаштырыла.
Нет комментариев