16 ноябрь көнне Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче яшьләрнең “Наше время – Безнең заман” XIV республика телевизион иҗат фестиваленең гала-концерты узды. Быел бәйге беренче тапкыр халыкара статус алды.
Әлеге фестиваль Татарстанда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында 2013 елдан башлап үткәрелә. Аның максаты – эшләүче яшьләрнең иҗади камилләшүләренә ярдәм итү һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыру. Проект “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Быел фестиваль 200гә якын оешма-предприятиеләрдән 1,5 мең катнашучыны берләштерде һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. Сәхнәгә Татарстан яшьләре белән бергә Төркиядән, Беларусиядән, Казахстан һәм Үзбәкстан республикаларыннан да талантлар күтәрелде. Йөзләгән инженер, табиб, педагог һәм башка һөнәр ияләре арасында Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Резедә Хаҗиева җитәкчелегендәге “Юлдаш” вокаль ансамбле дә лаеклы чыгыш ясады. Безнең сәнгатьле яшьләр “Музыка” номинациясендә (ансамбльләр) I урынны яуладылар.
Безнекеләр, чыннан да, булдырдылар. Әлеге җиңү артында эш көненнән соң үткәрелгән күпсанлы һәм сәгатьләргә сузылган репетицияләр, сәнгатькә мәхәббәт, үзара дуслык, бердәмлек ята, - диде сәнгать мәктәбе директоры Гөлшат Шириева.
“Безнең заман – Наше время” фестивале сәнгатькә гашыйк эшләүче яшьләрне инде ундүртенче тапкыр очраштырды. Быел гала-концертта төрле телләрдә җырлар яңгырады, ә бию һәм вокаль номерларны республиканың барлык диярлек районнары тәкъдим итте.
Без “Юлдаш” коллективын һәм сәнгать җитәкчеләре Резедә Рафис кызын лаеклы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә дә уңыш, бәхет һәм күтәренке рух юлдаш булсын!
Альбина Сабирова
Нет комментариев