Бүген төнлә, шулай ук иртәгә иртән һәм көндез республика территориясендә һава шартларының кискен бозылуы фаразлана. Җепшек кар явуы, буран чыгуы һәм секундына 21 метрга кадәр җитә торган көчле җил исүе көтелә.
Начар һава торышы аркасында юлларда күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк. Моннан тыш, урыны белән бозлавык хасил булуы һәм кар боткасы җыелуы ихтимал.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә халыкны аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыралар. Көчле җил вакытында реклама щитлары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында тору яки алар астында ышыклану куркыныч тудыра.
Ашыгыч ярдәм кирәк булган очракта 112 бердәм коткару хезмәте номерына шалтыратырга кирәк.
Нет комментариев