Декабрь башында -15 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин – синоптик фаразы
Һава торышы

Декабрь башында -15 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин – синоптик фаразы

Татарстанда шушы атнада климатик кыш урнаша. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, алдагы 7–10 көндә җылыну көтелми. Атна ахырына таба һава температурасы төшә башлаячак һәм кышкы һава торышына күчү күзәтеләчәк.

«Башта уртача температура булырга мөмкин, ә аннары, карыйсың, декабрь башында да – 10–15 градуслы салкыннар», – дип билгеләп үтте Александр Шувалов.


Нет комментариев