Ашыгыч ярдәм бүлеге барлык көннәрдә дә тәүлек буе хезмәт куячак.
Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, поликлиника халыкны 3 һәм 6 январь көннәрендә кабул итәчәк. Бу көннәрдә терапевт, балалар табибы, хирург, стоматологтан торган дежур бригада, лаборатория, рентген кабинеты, эшкә яраксызлык яза торган тәрәзә эшләячәк. Ә ашыгыч ярдәм бүлеге барлык көннәрдә дә тәүлек буе хезмәт куячак.
Нет комментариев