Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды
Җәмгыять

Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Бүген район Советы утырышлар залында районның террорчылыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

«Тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм уздыру барышында иҗтимагый иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар, сайлау кампаниясенә җәлеп ителгән объектларның (территорияләрнең) террорчылыктан саклану торышы һәм гражданнар инфраструктурасының потенциаль куркыныч объектларының террорчылыктан саклану чараларын көчәйтү,  шулай ук сайлаулар вакытында халык күпләп була торган урыннарны саклау» турында муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова чыгыш ясады. 

Теманы Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы Ришат Бәхтиев, Татарстан Республикасының Сарман һәм Мөслим районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән инспекторы – янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов дәвам иттеләр һәм профилактик чараларга тукталдылар. 

Киңәшмәгә йомгак ясап, комиссия рәисе Фәрит Мөнәвир улы бердәм тавыш бирү көнне, ял һәм бәйрәмнәр чорында җитәкчеләргә БПЛАдан саклану максатыннан, аеруча игътибарлы булырга, инфраструктура объектларын һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарны террорчылыкка каршы яклауны көчәйтергә кушты.

 Дроннар очу турындагы мәгълүматны һәм алар турындагы видеоларны таратуны тыю турында халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклегенә басым ясады ул. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Сайлаулар узган көннәрдә расланган графиклар нигезендә оешмаларда кизү тору да оештырылырга, вәзгыять контрольдә тотылырга тиеш. Шулай ук ашыгыч хезмәтләр белән элемтәләрне актуальләштерергә һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында гамәлләр буенча инструктажлар үткәрергә кирәклеге әйтелде. Алда торган төп бурыч – барлык чараларны да оешкан төстә һәм паникасыз уздыру.

 


Нет комментариев