“ТР автомобиль юлларына, торак пунктларның урамнарына капиталь төзекләндерү” республика программасы нигезендә Иске Кәшер авылының Комсомол урамына асфальт түшәлде.
Моның өчен дәүләт казнасыннан 13 миллион сумга якын акча бүленде.
- Авыл халкы өчен бик сөенечле вакыйга булды бу. Алдагы елларда урам юлына вак таш түшәлгән иде. Менә инде асфальт та җәйделәр. Республика, район җитәкчеләренә, юлны төзүчеләргә рәхмәтле без, - диде авыл җирлеге башлыгы Раян Әхмәтбаев.

Нет комментариев