Татарстанда 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) максималь балл җыйган чыгарылыш сыныф укучыларына бертапкыр бирелә торган акчалата премияләр тапшырылачак. Бу максатларга республика бюджетыннан 6,78 миллион сум акча бүленде. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Түләү күләме 100 балл җыелган фәннәр санына бәйле:
- 35 мең сум — өч фәннән 100 балл җыйган өчен;
- 25 мең сум — ике фәннән 100 балл җыйган өчен;
- 15 мең сум — бер фәннән 100 балл җыйган өчен.
Түләүләрне Татарстан территориясендә урнашкан уку йортларын 2026 елда тәмамлаган укучылар алачак.
Имтихан нәтиҗәләре буенча Татарстан максималь балл җыючылар саны буенча Россиянең алдынгы өч төбәге исемлегенә керде — республикада 459 кеше БДИны 100 баллга тапшырды.
Нет комментариев