Сишәмбе, 25 августта, Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматларына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кайбер урыннарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Иртән республиканың кайбер районнарында томан күзәтелде, көндез бераз яңгыр явып үтәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен көнбатышка алыштырып, секундына 6–11 метр тизлек белән исәчәк, көндез аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы +22…+27 градус булачак.
Нет комментариев