Сарман авылында яшәүче Мөхәммәтсабир һәм Сәрия Зариповларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булган.
Бүген алар район җитәкчелегеннән тәбрик сүзләре кабул иттеләр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов алтын юбилярларга тигез тормыш, ныклы саулык, балалар куанычы, иман байлыгы теләделәр.
Сабир абый белән Сәрия апа район башлыгының Рәхмәт хатына, истәлек бүләкләренә лаек булдылар.
Нет комментариев