Җәмгыять

Балтач районында сирәк очрый торган сары корташарлар күренгән

Балтач районындагы «Балтач» тыюлыгы территориясендә берьюлы 14 сары корташар (золотистая щурка) теркәлгән. Бу сирәк очрый торган кошлар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Чыбар каурыйлы бу кунакларны республиканың күпчелек төбәкләрендә, шул исәптән Сарман районында да очратырга мөмкин. 

Безнең якларда кошлар майның икенче яртысыннан октябрь башына кадәр яши, аннары Африкага кышларга очып китә. Сары корташарлар колонияләр белән гомер итә һәм елгаларның текә ярларында яки оврагларда оя ясый, азыкны исә очканда гына тота. Сирәк очрый торган кошларны очрату — табигатьне саклау турында тагын бер тапкыр уйланырга яхшы сәбәп. Бу кошларны яки аларның ояларын Сарман районында күрсәгез, уникаль төрне саклауга ярдәм итү өчен бу хакта табигатьне саклау оешмаларына хәбәр итүегез сорала.

Фото: Татарстан Республикасы Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты сайтыннан
Фото: Татарстан Республикасы Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты сайты

Материал Татарстан Республикасы Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары нигезендә әзерләнде.


Нет комментариев