«Димләп өйләнешеп тә, бик матур гаилә корып була», – диләр Җәлил поселогында яшәүче Хәсәновлар
Җәмгыять

«Димләп өйләнешеп тә, бик матур гаилә корып була», – диләр Җәлил поселогында яшәүче Хәсәновлар

Рафаэль һәм Венера Хәсәновларның танышу тарихы шактый кызыклы.

Егет Әтнә районының Югары Көек авылында туып-үсә, ә кыз – Азнакай районының Балтач авылыннан. Армиядән кайтышлый, Рафаэль абый Азнакайда нефть тармагында эшләүче абыйсы янына кунакка керә. Сүз артыннан сүз иярә. «Монда хезмәт хакы әйбәт икән», – ди дә, яңа гына солдат гимнастеркасын салган егет тә буровойга эшкә урнаша.

Ә кыз, мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмәдә бухгалтерлар курсларын бетерә, авылга кайта, тик биредә төпләнеп калу уе булмый аның башында. Әмма колхоз рәисе аны «авылдан җибәрәм» дип тормый. Мәктәп тәмамлаган яшьләргә ул елларда паспорт бирмәү күренеше киң таралган була. Кыз, нишләсен, колхоз бухгалтериясенә эшкә урнаша. «Пас-порт бирмәсәгез, мин барыбер кияүгә чыгам», – дигән сүзләре Аллаһының «амин» дигән сәгатенә туры килә, ахры. Беркөнне Венера апаның әтисе Миргасыйм абый, кайта да, кызына: «Кодагыйлар да, гаиләләре дә бик әйбәт. Кода белән кушылмасаң, риза булмыйм», – ди. Эш шунда: Рафаэль абыйның бертуган абыйсы Ахун белән Венера апаның бертуган апасы Кенәрия, бер-берсен ошатышып, гаилә корган булалар. Миргасыйм абый, кодалар дип, нәкъ менә шуларны күздә тота, ә кода дип – Рафаэль абыйны. 

Ни гаҗәп, моңарчы бер-берсен күрмәгән, белмәгән егет белән кыз, танышуга ук, бер-берсен ошатышалар. Күренеп тора: икесе дә – тыныч, тыйнак, сабыр холыклы. Озакка сузмыйча, язылышалар да. Яшьләр абый белән апаларында яши башлыйлар. Венера апа Азнакай банкына эшкә күчә. Ә 1967 елның гыйнвар аенда аларга Җәлил поселогыннан бер бүлмәле «малосемейка» бирәләр. Яшь гаилә, сөенә-сөенә, шунда күченә. Рафаэль абый Актүбәгә йөреп эшләвен дәвам итә, ә Венера апаны ул вакытта 5-6 гына йортлы поселокта бердәнбер булган азык-төлек кибетенә биш куллап кассир итеп алалар. Малай, соңыннан кыз алып кайтканнан соң, декрет ялында да озак утырмый, кабат эшкә чыга. Чөнки тормышны алып барырга кирәк, өстәвенә – талон чорлары. 

– Колбаса кайткан көнне поселок хатын-кызлары, иртәнге икедә килеп, чират алалар, 4-5ләргә товар кайтып җитә. Аны башта оешмаларга, балалар бакчаларына бүлеп калдырабыз, аннан соң гына кешеләргә сатабыз. Халык бик күп була иде. Тыя алмагач, нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Тәхаутдинов үзе килә иде. Икенче көнне тагын таң белән талоннарны санарга җыелабыз: оешмаларга күпме җибәрелгән дә, халыкка күпме сатылган. Алдагы көнне колбаса сатышкан җитәкчеләр дә кабат килә. Яңа елларга пакет тутыру да үзе бер тамаша иде. Аларны, алма һәм апельсиннар алып кайтып, оешмалардан килгән заказлар буенча ноябрь аенда ук тутыра башлыйбыз, 2-3 конфетын да салабыз. Юк иде бит инде алар ул елларда. Кибет кичке тугызда ябылырга тиеш. Халыкны чыгарып булмагач, милиция чакырта идек, – дип сөйли Венера апа.

Продукция талонга сатылган чорларда гына түгел, Венера апа эшләгән елларда сатучы хезмәтенең һәр көне киеренке көрәш була. Әле Сабантуйлар, ярминкәләрдән дә калмыйлар.  

Кибетләре ябылып, яңасы ачылгач, аңа кибет директоры урынбасары вазифасын йөклиләр. Җаваплы хезмәт янына товарга йөрү дә өстәлә. Гадәти көннәрдә, эшкә иртәнге җидедә китеп, кичке җидедә кайту бәхет сыман тоела. Әле, кайткач, отчетын эшлисе, заявкаларны да тутырасы бар бит. Әмма коллективның дус һәм тату эшләве андый гына авырлыкларны оныттыра. 

Лаеклы ялга чыкканда, тырыш ханымны «Хезмәт ветераны» исеменә тәкъдим итмәкче булалар. «Безнең нәселдә болай да барысы да – хезмәт ветераны, үземә бирмәсәгез дә, исем китми, дидем», – дип искә ала Венера апа.

Рафаэль абыйның да хезмәте җи-ңелләрдән булмый. «КрАЗ-подъемник» дигән зур күтәргеч техниканы иярли ул. Скважиналарга – җир астына 200әр метрлы торбаларны төшерәләр яки алалар. Ә бит аның, ычкынып, тиешсез җиргә төшеп китүе дә бик ихтимал. Гомер буе – кырык елга якын бер цехта эшли ул. Рәттән икешәр смена эшләгән чаклары да күп була. Аны бүген дә хезмәт куйган оешмасында зур хөрмәт белән телгә алалар. Ә күп санлы Почет грамоталары, «Хезмәт ветераны» медале фидакарь тырыш хезмәтенең дәлилләре булып торалар. 

Бергәләп бер ул, бер кыз үстерәләр. Алар күпчелек Рафаэль абый карамагында булалар. Ә бакчадан аларны я күршеләре, эштә булмаганда, Рафаэль абый үзе ала. 

– Әни һәрвакыт эштә иде. Мин әти белән үстем. Бакчадан кайтышлый, кибеткә алып кереп, алкалар да, уенчыклар да ала иде ул. Әтием белән әнием – минем өчен матур үрнәк. Гомер буе бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Бер-берсенә аз гына да тавыш күтәргәннәрен дә хәтерләмим, – ди Ләйсән Рафаэль кызы. 

Ул поселок оешмаларының берсендә инженер булып эшли. Ә Рамил Казанда төпләнгән, автотранспорт предприятиесендә җитәкче вазифаларын башкара. Киленне – Рәйсәне күрше йорттан гына алган. Ул – биш кыз арасында өченчесе. Кайткач та, хәлләрегез ничек, дип, каената белән каенанасы янына йөгереп керә. Бәхеткә каршы, кода-кодагый да әле исәннәр, 90ны узганнар, аралашып яшиләр. Алар да поселокта – хөрмәтле кешеләр. Рәшидә апа – гомер буе поселок хастаханәсендә шәфкать туташы, Рәшит абый технологик транспорт идарәсендә шофер булып эшләгән. Икесе дә тырыш хезмәтләре өчен күп санлы бүләкләргә ия булганнар. 

Бүгенге көндә юбилярлар өч онык һәм бер оныкчык куанычын да күреп яшиләр. 

– Димләп өйләнешкәнсез. Кайчан да булса үкенгәнегез булмадымы? – дип сорыйм алардан.

– Үкенечле булмады, бик әйбәт, тыныч һәм рәхәт итеп яшәдек. Эчеп интектермәде, акчаны кая куйдың, димәде. Ул вакытта хезмәт хакын касса аша бирәләр. Кечкенә сумка тотып, Ләйсән белән баралар иде дә, кайтып, идәнгә ятып, акча саныйлар иде. Булганына канәгать булдык, дөнья кумадык. Бакчада да эшләрне ир-атныкына, хатын-кызныкына бүлмәдек. Иң беренче «Нива» машинасын без алдык. Вакыт булганда, Балтачка кайтып, печәнен, башкасын әзерләшә идек. Иремне хөрмәт иттем. Киемне үземә алмасам-алмадым, аңа алдым. Күршеләр дә, син Рафаэль абыйны чиста-пөхтә йөртәсең, диләр иде. Күрше-тирәләр белән дә туганнардай тату яшәдек, – ди Венера апа.

«Ирне ир итеп тоткан өчен хөрмәт итәм», – дип, сүзгә йорт хуҗасы да кушылды. 

Бүгенге көндә дә – туксанга якынлашканда да, бакча карыйлар алар. Венера апа гөлләр үстерергә дә ярата, Шау чәчәкле гөлләре бүлмәләргә генә сыймаганнар, балконнан да урын алганнар. Рафаэль абыйның исә иң яраткан шөгыле – китап уку. Ә Ләйсән ханымга әтисе ягыннан әбисенең кул эшләренә осталыгы күчкән. Ул картиналар иҗат итә, алмаз мозаикасы ысулы белән чигә, чәчәкләр ясый. 

– 60 ел яшәрбез, дип, күз алдына да китерә алмый идек. Тигезлектә, гаиләң белән берлектә тыныч, рәхәт гомер кичерү өчен, балаларның тәртипле булуы, бер-береңне, әти-әниләрне хөрмәт итеп яшәү кирәк. Менә шул чакта алтмышы да була, җитмеше дә. Хәзерге дөньялар бик тә тыныч, бик тә рәхәт, – диләр алар.

Без аларга киләчәктә дә иминлек, муллык, балалар һәм оныклар игелеге, алт-мыш белән җитмеш кенә түгел, кызыл туйларын да билгеләп үтәргә насыйп булуын телибез.

Юбилярларны җәүһәр туйлары белән поселок Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галләмов һәм ЗАГС бүлегенең әйдәүче белгече Рузилә Исмәгыйлова тәбрикләделәр.

Зөлфия Шәрипова


Нет комментариев