Кичә Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Чарада Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, Татарстан Дәүләт Советы комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, республика Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов, дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты рәисе Ольга Калашникова, оештыру комитеты әгъзалары катнаштылар.

Чара кысаларында бүләкләүләр дә булды. Бәйгеләргә быел 15 номинация буенча 207 гариза кабул ителгән. «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» бәйгесенә 9 номинация буенча 126 гариза кергән. Җиңүчеләр арасында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Розалия Хөснимәрданова белән Башкарма комитетның мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова да бар.

Нет комментариев