Сарманда искиткеч ишегалды бәйрәме гөрләде
Мәдәният

Сарманда искиткеч ишегалды бәйрәме гөрләде

Узган атнада Сарман авылының Г. Исхаки урамында чын күңелле халык бәйрәме — ишегалды бәйрәме булып узды.

Чара бик җанлы һәм эчтәлекле үтте: мавыктыргыч уеннар, якты концерт программасы оештырылып, һәркем үзенә ошаган шөгыль тапты.

Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә зур теләк белән катнашты. Алар сәнгать осталарының чыгышларына кушылып җырладылар, ял итеп, онытылмаслык шәп кәеф алдылар.

Оештыручылар шушы матур бәйрәмнең бер өлеше булган, үз энергиясе белән уртаклашкан һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерә. Чөнки шундый уртак чаралар аша гына без чын җылы һәм дус атмосфера тудыра алабыз!

 


Нет комментариев