Җәмгыять

Татарстанда начар һава торышы сәбәпле кисәтү игълан ителде

Татарстанда яшәүчеләрне һава шартлары начараю турында кисәтәләр.

25 августка каршы төнлә һәм иртән республикада көчле яңгыр, яшен, куе томан һәм секундына 15–20 метрга җиткән җил көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА. Шул сәбәпле ГТХМ реклама щитлары, агачлар һәм электр линияләре янында тормаска, ә җәяүлеләргә юлны җир өсте яки җир асты кичүләре аша гына чыгарга киңәш итә. Көчле җил-яңгырда балаларны караусыз калдырмагыз, өлкәннәргә булышыгыз һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, тиз арада 112 номерына шалтыратыгыз.


Нет комментариев