Биләрдә «Сәләт» форумының XV Халыкара яшьләр белем бирү сменасы – «Һөнәрләр Биләр Форум» тәмамланды. Әлеге масштаблы чара Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын актив укучыны берләштерде. Зур форумда Сарман районыннан Раилә Миңнехуҗина җитәкчелегендәге «Жасмин» үрнәк бию коллективы укучылары да уңышлы катнашты.
Смена программасы 6 төп юнәлешне үз эченә алды:
- Иҗат — сәнгать һәм талантны үстерү;
- Медиа — мәгълүмат сферасы һәм контент булдыру;
- IT — яңа технологияләр;
- «Тамырлар» — туган якны өйрәнү һәм тарих;
- Экология — табигатьне саклау проектлары;
- Лидерлык — шәхси үсеш һәм оештыру осталыгы.

Форум дәвамында яшьләр махсус лабораторияләрдә эшләп, үзләренең иҗади һәм социаль проектларын тәкъдим иттеләр, яңа белемнәр һәм тәҗрибә тупладылар.

Нет комментариев