Иске Минзәләбаш мәктәбен 55 ел элек тәмамлаганнар очраштылар
Җәмгыять

Иске Минзәләбаш мәктәбен 55 ел элек тәмамлаганнар очраштылар

Һәркемнең хәтер сандыгы бик күп истәлекләр саклый. Аларның һәркайсы күңелгә якын, кадерле. Балачак, үсмер чакныкылар — аеруча. Шуңа да, туганнар, сабакташлар белән очрашканда, сөйләшер сүзләр искиткеч күп була, вакытның үткәне дә, таң атканы да сизелми.

Иске Минзәләбаш мәктәбен 55 ел элек тәмамлаган сабакташлар очрашуы да шундый булды. Уйлап карасаң, бик олы сан бит бу. Ә икенче яктан, әле яңа гына кебек тоела. Кай арада узып киткән гомер?! Маңгайлар сырланса, чәчләр көмешләнсә, адымнар акрынайса, күзләр уйчанланса да, күңел һич тә картаймый шул әле! Әби-бабайлар булсалар да, элеккеге ут чәчеп торган кызлар һәм егетләр булып калганнар алар. Очрашыр өчен, түгәрәк даталар көтмибез без. Ике-өч елга бер тапкыр җыелышабыз, бер-беребезнең хәлләрен белешәбез. 

Бу юлы да очрашу урыны итеп “Әүлия чишмәсе”н сайлаган идек, тик яңгыр планнарыбызны бозды. Иртүк ява башлаган иде, кичкә кадәр туктап та карамады. Кем белә, бәлки, бу безнең файдага гына булгандыр. Нәтиҗәдә, очрашу урыны мәктәп ашханәсенә күчте. Без үзебез белем алган бинаның коридорлары буйлап йөрдек, парта артына утырып карадык, музей экспонатлары аша истәлекләрне барладык. Мәктәп директорының ике урынбасары Эльвира Әзһәр кызы белән Таңсылу Рамил кызы аңлаешлы һәм кызыклы итеп авыл, мәктәп тарихы — үткәне, бүгенгесе турында сөйләделәр, без аларга бик рәхмәтле калдык.

Һәркайсыбыз балачакка, әтиле-әниле чакларга кайтып килдек. Музейга, истәлек итеп, үзебезнең 1971 елда төшкән фоторәсемне һәм җиз кыңгырау бүләк иттек. Республикакүләм старт алган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясенә кушылып, үзебездән өлеш керттек. 

Очрашу мул ризыклы табын артында дәвам итте. Сыйныфташыбыз Рәмзә иң элек Коръән аятьләре укыды, бакыйлыкка күчкән классташлар хөрмәтенә, рухлары шат булсын, дип, дога кылдык, аларны сагынып искә алдык. Берничәбез, тәмле күчтәнәчләр алып, сыйныф җитәкчебез, немец теле фәненнән укыткан укытучыбыз Илүзә апа янына барып килде. 

Бу көнне бик күп хатирәләр яңарды. Сыйланып, җырлап-биеп, төрле уеннарда катнашып, тальян-баян моңнарына күмелеп, рәхәтләнеп ял иттек. Барлык мөмкинлекләр тудырган мәктәп директоры Гөлия Рәис кызы Гыйльфановага, ул җитәкләгән коллективка рәхмәтебез зур. Эшләре һәрвакыт уң барсын, җиңүләре күп булсын. 

Кеше камиллеккә омтылудан тукталырга тиеш түгел. Сыйныфташларым — моның ачык мисалы. Бу юлы Татарстанның атказанган табибы Линиз Кыям улы Ризатдинов мәктәп музеена үзе язган китапларын тапшырды. Галия Гайфетдинованы (Абзалова) очрашудан соң ук Кытай халык республикасына “Алтын пумала” фәнни-иҗади бәйгесенә озаттык. Аның хезмәт җимешләре —картиналары, чигүләре, үреп ясалган кашполары, изү-калфаклары, бизәнү әйберләре — бар да искиткеч матурлар, әмма ул һаман яңалыкка омтыла, камилләшә. Күпсанлы грамоталары, дипломнары шул хакта сөйлиләр. 

Очрашудан күңелгә бары тик матур хатирәләр кереп калды. Киләчәктә дә күрешергә, исән-сау булырга язсын. Иң мөһиме: илләребез тыныч булсын. Нияте булса, эшләвен тормышка ашырырга була. Барлык сыйныфташларыма да рәхмәтем һәм хөрмәтем зур, - дип хәбәр итте Хәния Байхуҗина-Габдрахманова.     

 


Нет комментариев