Иминлек

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре яралы хатын-кызны табиблар янына озата барган

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре чылбырлы пычкы белән кулын яралаган 52 яшьлек ханымга тиз арада ярдәм күрсәткән.

«Татар-информ» МА Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итүенчә, ЮХИДИ экипажы янына бер автомобиль килеп туктаган.
Машина йөртүче полиция хезмәткәрләреннән хастаханәгә барып җитәргә булышуларын сораган. Автоинспекторлар тиз арада дежур частька хәбәр иткән, маршрутны билгеләгән һәм яралы ханымны хастаханәгә кадәр озатып барган. ЮХИДИ хезмәткәрләренең җитез һәм бердәм гамәлләре аркасында ул вакытында тиешле медицина ярдәме алган.


Нет комментариев