Иске Имән нәниләре “Нәүрүз” бәйрәмендә катнаштылар
Иске Имән “Дуслык” балалар бакчасы татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын истә калдыру максатыннан “Нәүрүз” бәйрәмендә катнашты .
Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул көнне өйдән өйгә кереп “нәүрүз” әйтеп йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, җырлыйлар , бииләр. Балалар бу көнне татар халкының төрле уеннарын уйнап,шигырьләр сөйләп, җырлап – биеп рәхәтләнеп күңел ачтылар. Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев