Бу сорауга Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд җавап биргән.
Аның сүзләренчә, 2019 нчы елның иң кызу көннәре июль ахыры, август башына туры киләчәк. Якынча бу 26 июль-5 август көннәре булыр дип уйланыла. Ә инде аерым көннәргә килгәндә, 31 июль һәм 1 августта иң кызу җәй булачак.
Вильфанд сүзләренчә, әлегә туфрак тулысынча җылынып бетмәгән һәм ул кояш җылысын кабул итү стадиясендә генә. Ә менә 20 июльдән соң инде ул тулысынча җылынып, әлеге кызулыкны атмосферага бүлеп бирә башлаячак.
Чыганак: http://yalkyn.com/belmi-kalma/37829/
Фото: pixabay.com
Нет комментариев