Тулы булмаган гаиләләргә ярдәм өчен өстәмә акча бүленеп бирелә
Ярдәм балаларын ялгыз тәрбияләүче әти-әниләргә карый.
Тулы булмаган гаиләләргә түләү өчен Россия хөкүмәте өстәмә 14 млрд сум акча бүлеп бирә. Бу турыда премьер-министр Михаил Мишустин хөкүмәт утырышында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге чараны Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән булган. Ярдәм балаларын ялгыз тәрбияләүче әти-әниләргә карый. 8-17 яшьлек һәр балага һәр ай 5,5 мең сум акча бирелә. Әлеге акчаларны алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәк.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tuly-bulmagan-gaillrg-yardm-chen-stm-akcha-blenep-birel
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев