Җәмгыять

Татарстанда 11 майда аязучан болытлы һәм +19 градуска кадәр җылы һава көтелә

Дүшәмбе, 11 майда, Татарстанда аязучан болытлы һава фаразлана. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Көньяк-көнчыгыштан җил секундына 6-11 метр тизлектә булачак, көндез кайвакыт 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Төнлә һава температурасы 0…+5 градус, кайбер урыннарда туфракта һәм һавада -5 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава +14…+19 градуска кадәр җылыначак.

Казанда да – аязучан болытлы, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнчыгыш җил секундына – 6-11, кайвакыт 14 метрга кадәр җитәчәк. Көндез башкалада максималь температура +16…+18 градус тәшкил итәчәк.

Районда да шундый ук һава торышы саклана.


Нет комментариев