Әшрафулла абый сайлауларда катнашуны җаваплы бурыч дип саный
Җәмгыять

Әшрафулла абый сайлауларда катнашуны җаваплы бурыч дип саный

Сарман авылында яшәүче Әшрафулла абый һәм Мөзәккирә апа Зариповлар да сайлауларда катнашуны җаваплы бурыч дип саныйлар.

– Мондый чараларда электән – совет заманнарыннан ук катнашып киләбез. Ул чорлардан ук аны бәйрәм дип кабул итә идек, хәзер дә шундый ук карашта торабыз. Сайлаулар – бик тә әһәмиятле вакыйга, аннан һич кенә дә читкә тайпылырга ярамый. Ил-көннәребез тыныч булсын, махсус хәрби операциядәге кардәшләребез, ир-егетләребез исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар, – диләр алар.

2532 нче сайлау участогында алар тавышларын менә шул изге теләкләре тормышка ашсын өчен бирделәр.


Нет комментариев